Быел районда иң мул уңышны “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы үстерде. Әлбәттә, бу муллыкка ирешүдә игенче-механазаторларның намуслы һәм фидакарь хезмәте белән бергә хуҗалыкның баш агрономы Фаил Фәсхиевның да өлеше аз түгел.
Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын тәмамлаган, армия хезмәтендә булган һәм гомерен авыл хуҗалыгы тармагында, шуның
күпчелеген кырчылыкта эшләп үткәргән Фаилнең 41 ел хезмәт стажы бар. Шуның 7 елын ул күрше Олы Мишә авылында, “Вамин - Теләче”, “Теләче
- Агро” ширкәтләрендә хуҗалык җитәкчесе буларак эшләп үткәрде.
Кайда гына эшләмәсен, Фаил үзен тәртипле хезмәткәр, булдыклы белгеч, җитәкче итеп танытты, җитәкчеләр, кешеләр белән уртак тел таба белде. Тирән белемле, тәҗрибәле белгеч буларак, аның һәр очракка үз карашы, үз фикере бар. Фаилнең әлегедәй тырыш, фидакарь хезмәте район, республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнде, аңа Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән “Татарстан Республикасының Атказанган агрономы”дигән мактаулы исем бирелде.
Нет комментариев