“Потомственный”  савымчы
Район яңалыклары

“Потомственный” савымчы

Минзәлия апа Яруллина Олы Мәтәскә урта мәктәбен тәмамлаганнан бирле терлекчелектә хезмәт куя. Шуның 34 елын савымчы буларак эшләп үткәргән.

Шулай ук савымчы Шәмсегаләм апа белән тракторчы Хәниф абыйның ишле гаиләсендә туып-үскән, яшьлегендә Әтнә совхоз - техникумын тәмамлаган
Минзәлия апа, белгечлеге буенча озак эшләми. Кабат яраткан малкайлары янына кайта. Ул да башта хезмәттәше Гүзәлия кебек, Фрунзе исемендәге
хуҗалыкта хезмәт куйса, соңгы унбиш елда “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексында сыерлар сава. Икесенең хезмәт күрсәткечләре
югары. Тәҗрибәләре дә, осталыклары да, тырышлыклары да җитәрлек.
 
Шуңа күрә биредә аларны яраталар, хөрмәт итәләр. Үзләрен 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә дә олылаганнар. Алар хуҗалык идарәсенә шунысы өчен дә чиксез рәхмәтле калган. Хезмәт итү дәверендә Минзәлия апа да Гүзәлия апа кебек намуслы, фидакарь хезмәте өчен күп тапкырлар район башлыгының Мактау грамотасына, Рәхмәт хатына лаек була, район мәдәният йортында уза торган традицион Алдынгылар слетына чакырулы була.
 
Язмыштыр, Минзәлия апа бертуган энесе Марат белән киленнәре Гөлназ гаиләсендә бәрәкәтле гомер кичерә. 2013 елда яңа нигездә, яңа йорт җиткереп чыкканнар. Тырышып хезмәт кую нәтиҗәсендә соклангыч дәрәҗәдә мул, җитеш тормышта яшиләр. Минзәлия апа, Марат белән Гөлназ өчен ныклы терәк, кыз балаларын - Алсуны, Алияне, Альбинаны карап -тәрбияләп үстерешкән. Яңа нигезгә күчкәндә үзләреннән калдырмаганнарына ул яшьләргә чиксез рәхмәтле. Ул чакта әле әти-әниләре Шәмсегаләм апа белән Хәниф абый да исән була.

Нет комментариев