Яшерен-батырын түгел, авыл бүген яшь белгечләргә кытлык кичерә. Шулай да, әлеге нисбәттән, өметне бөтенләй өзәсе килми. Чөнки бериш яшьләр авыл җирлегендә эшләп яшәүне хуп күрә.
Моннан ике ел элек Казан аграр университетының агрономия факультетын тәмамлап, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенә эшкә кайткан Инсаф
Илфак улы Җиһаншин шундыйларның берсе. Университетка ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән бирелгән максатчан юллама ярдәмендә кергән. Укуын тәмамлап, кире кайтып эшкә урнашуга бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә ия була.
Ике ел эчендә Инсаф Кибәхуҗа төбәгендә үз кеше булып өлгергән. Алай да аның өчен иң зур таяну ноктасы - игенче - механизаторлар. Җыеп алынган уңышка караганда, Инсафның хезмәттәшләре белән бергә ел әйләнәсе куйган хезмәте дә начар түгел. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 52,94 тонна алуга ирешкәннәр. Мисал өчен, көзге культуралардан арыш, һәр гектардан - 27, көзге бодай - 30 центнер уңыш бирсә, сабан бодаеның уңышы - 36, арпаныкы - 30, борчакныкы - 15 центнер булган.
Нет комментариев