Александр Потанин МХО вакытында Татарстаннан Россиянең 20 нче Герое һәм алар арасында беренче табиб булды. Үлгәннән соң. Алтын Йолдызны аның гаиләсенә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Татарстан лидеры медицина хезмәте лейтенантын «илнең чын патриоты һәм үсеп килүче буын өчен чын үрнәк»дип атады. Александр Потанин катлаулы шартларда 1 200 дән артык операция үткәрә һәм 3 000 гә якын яралыны кабул итә.6 март көнне ул авырудан вафат була, – дип хәбәр итә ТНВ каналы.
Нет комментариев