Бөгелмә районында чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Бөгелмә районының Урманасты бистәсендәге бер шәхси йортта чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бистәнең Новая урамында урнашкан 3-1нче йортта зал бүлмәсендә йорт җиһазларына ут каба. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев