Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда төп азык-төлек товарларына бәяләр Идел буе федераль округындагыга караганда арзанрак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна саен төп азык-төлек товарларына мониторинг уздыра. 2015 елның 27 июленнән 3 августы арасында Татарстан Республикасында бәяләр түбәндәгечә төште: бәрәңге (-5,6%), тавык йомыркасы (-0,3%), каймак һәм сыер мае (-0,2%), тавык ите (-0,1%). Майлы эремчеккә, майлылыгы 2,5-3,2%лы пастеризацияләнгән сөткә, арыш ипиенә һәм арыш-бодай ипиенә,...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна саен төп азык-төлек товарларына мониторинг уздыра. 2015 елның 27 июленнән 3 августы арасында Татарстан Республикасында бәяләр түбәндәгечә төште: бәрәңге (-5,6%), тавык йомыркасы (-0,3%), каймак һәм сыер мае (-0,2%), тавык ите (-0,1%).
Майлы эремчеккә, майлылыгы 2,5-3,2%лы пастеризацияләнгән сөткә, арыш ипиенә һәм арыш-бодай ипиенә, 1 сортлы бодай оныннан пешкән ипигә һәм икмәк әйберләренә бәяләр үзгәрешсез калды.
Шикәр комына (1,6%), сыер итенә, карабодай ярмасынв, каты һәм йомшак сырларга (0,3%), көнбагыш маена һәм бодай онына (0,2%) бәяләрнең күтәрелүе күзәтелә.
Азык-төлек товарларына Татарстан Республикасындагы бәяләр Идел буе федераль округы бәяләре белән чагыштырганда түбәнрәк: мәсәлән, каймак бәясе буенча (129,7 сум/кг) 1 урында тора; сыер маена (320,3 сум/кг), майлылыгы 2,5-3,2%лы пастеризацияләнгән сөткә (37,7 сум/кг) бәяләр буенча - 4 урында, бодай онына(28,2 сум/кг), каты һәм йомшак сырларга (353,5 сум/кг) бәяләр буенча 5 урында тора.
Агымдагы елның 3 августына миллионлы шәһәрләр арасында Казан шәһәре бодай онына, майлылыгы 2,5-3,2%лы пастеризацияләнгән сөткә, көнбагыш маена, каймакка, сыер маена, 1 сортлы бодай оныннан ипигә һәи икмәк әйберләренә бәяләрнең түбәнлеге ягыннан 1 урында тора. Бу исемлеккә шулай ук каты һәм йомшак сырлар, шикәр комы да керә. Татарстан башкаласы тавык йомыркасына, тавык итенә, арыш ипиенә һәм арыш-бодай ипиенә, сыер итенә, бәрәңгегә, майлы эремчеккә бәяләрнең арзанлыгы буенча - 2 урында; карабодай ярмасы буенча 3 урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев