Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда беренче “Магнит-Опт” кибете ачылды

Казанда беренче "Магнит-Опт" ачылды. Яңа кибет Киров районында Галимҗан Баруди урамындагы 8нче йортта эшли башлады. "Магнит-Опт"тан гадәти сатып алучылар һәм эшмәкәрләр товарны азлап та, тартмалап та ала ала. Әлеге мәгълүматны кибеттә расладылар. Ассортиментта көндә кирәкле, шул исәптән үзебездә җитештерелгән товарлар: бакалея (он, ярма, макарон, әзер иртәнге ашлар, кипкән җиләк-җимеш, чәй,тәмләткечләр...

Казанда беренче "Магнит-Опт" ачылды. Яңа кибет Киров районында Галимҗан Баруди урамындагы 8нче йортта эшли башлады.

"Магнит-Опт"тан гадәти сатып алучылар һәм эшмәкәрләр товарны азлап та, тартмалап та ала ала. Әлеге мәгълүматны кибеттә расладылар.

Ассортиментта көндә кирәкле, шул исәптән үзебездә җитештерелгән товарлар: бакалея (он, ярма, макарон, әзер иртәнге ашлар, кипкән җиләк-җимеш, чәй,тәмләткечләр һәм башкалар), ит ризыклары, кондитер эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, консервалар, сок, су - бар да бар. Шулай ук хайваннар өчен азык, көнкүреш химиясе, гигиена кирәк-ярагын да алырга була.

Кибет сатып алучыга уңайлы һәм гади, җайлы итеп эшләнгән. Товарлар ачык итеп киштәләргә тезеп куелган, киштәләр арасы иркен, сатучы-консультантлар ярдәм итеп тора. Сатып алучы кирәкле әйберен тиз таба, вакытын һәм акчасын артык сарыф итми.

"Магнит-Опт" Россия шәһәрләрендә, мәсәлән, Ульяновскида, Новосибирскида, Архангельскида бик популяр.

Казанда ачылган кибетнең беренче көнендә он, карабодай ярмасы, шикәр, үсемлек мае яхшы сатылды, дип билгеләп үтә сатучылар.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев