Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Котыру чире колач җәя: ничек көрәшергә?

Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган. Хәтерләсәгез, республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында...

Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган.

Хәтерләсәгез, республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында агымдагы елның маенда ук сөйли башлаганнар иде инде. Ул чагында бу вәзгыятьне язгы чор белән бәйләп аңлаттылар. Хәер, ул чагында ук агымдагы елда котыру очракларының 2014 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк теркәлгәнлеге билгеле булды. Әлеге очракларның 54 проценты төлкеләрдә, дип хәбәр иткән иде Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе.


Төлкеләр саны арта

17 август көнне исә Татарстанның төп ветеринария идарәсе республикада котыру чиренә каршы көрәш максатыннан икеайлык игълан итәргә мәҗбүр булды. Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда республиканың 36 районы һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән инде. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга (!) артыграк.

- Узган ел котыру чире ачыклану куркынычы зур булган торак пунктлар саны 31 генә булса, быел әлеге күрсәткеч 220 гә җитте, - дип ассызыклыйлар җаваплы идарәчелектә.

Әлеге авыру очракларының артуын белгечләр кимерүчеләр һәм төлкеләрнең кискен артуы белән бәйләп аңлата. Моның шулай булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2014 елда республиканы аучылык урыннары һәм хуҗалыкларында барлыгы 2385 төлке атып үтерелгән булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 7115 кә (!) җиткән. Азнакай, Алексеевск, Чистай, Лениногорск һәм Баулы районнарында төлкеләр аеруча еш очраган. Ә менә Арча, Әгерҗе, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Әлки, Кама Тамагы, Кукмара, Апас, Менделеевск һәм Теләче районнарында исә, киресенчә, бу күрсәткеч әллә ни зур түгел.

- Төлкеләрне атып үтерү һәм котыру чире арасында үзара бәйлелек сизелә: 250 һәм аннан да күбрәк баш төлке юкка чыгарылган районнарда әлеге хайваннар арасында котыру авырулары гомумән дә теркәлми, - дип аңлата белгечләр.

Прививканы бушлай ясат

Котыру чире таралуның тагын бер сәбәбе - халыкның әлеге авыруны кисәтү белән бәйле тиешле белеме булмау. Ә бит бу авыру аеруча куркынычлардан санала. Әгәр тиешле ярдәм вакытында күрсәтелмәсә, ул 100 процент очракта үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә бу авыруны кисәтү өчен түбәндәге чараларны куллану мөһим.

Беренчедән, йорт хайваннарына котыруга каршы махсус прививка ясату кирәк. Табигатькә чыгар алдыннан бу гамәлнең әһәмияте бермә-бер арта. Хайваннарны бары тик махсус оешмалардан гына алырга киңәш ителә. Өстәвенә, алардан ветеринар таныклык таләп итәргә кирәк. Икенчедән, хуҗасыз хайваннардан читтә булу сорала. Аларны кулдан ашату һәм сыйпау катгый тыела. Хайваннар тешләгән очракта кичекмәстән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Мәсәлән, котыру чиренә каршы юнәлдерелгән икеайлык барышында йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививканы бушлай ясатып була. Аларны теркәү шулай ук түләүсез тормышка ашырылачак. Бу чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел һәм фермерлык хуҗалыкларындагы малларны прививкалауны да контрольгә алачаклар. Татарстан район һәм шәһәрләрендә эт һәм мәчеләрнең санап, аларны җитди контрольгә алу күздә тотыла.

Бер кат ассызыклап узганча, котыру чирен эләктерү куркынычы кешегә дә яный. 2014 елда Яшел Үзән районында шундый бер очрак ачыкланган иде. Ә 2013 елның октябрендә исә Татарстанда яшәүче бер затны Һиндстанда эт тешләгән булган. Тик ул медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүне кирәк тапмаган. Нәтиҗәдә, аның котыру чиреннән вафат булганлыгы билгеле.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев