Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиянең татар авылларыннан эшкуарлар Казанга һәм Теләчегә җыелачак

16-18 мартта Казанда V Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены узачак. Өч көнлек форум программасында эшмәкәрләр игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек өлкәсендә шәхси эш оештыру тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә. Беренче тапкыр Россия киңлегендәге татар авылларында яшәп, уңышлы гына үз эшен корып җибәргән эшмәкәләрне Казанга 2012...

16-18 мартта Казанда V Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены узачак. Өч көнлек форум программасында эшмәкәрләр игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек өлкәсендә шәхси эш оештыру тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә.

Беренче тапкыр Россия киңлегендәге татар авылларында яшәп, уңышлы гына үз эшен корып җибәргән эшмәкәләрне Казанга 2012 елда җыйганнар иде. Бу җыен авыл хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, бәйләнешләр урнаштыру гына түгел, ә татар авылларын саклау максатын да тота. "Татар милләтенең, телнең киләчәгенә авыллар сакланса гына өмет итәргә мөмкин, бигрәк тә авылның хезмәт сөючән кешеләре булганда", - дип ассызыклый Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татар конгрессының Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге татар авылларында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче 7 мең эшмәкәр турында мәгълүматы бар. Бишенче җыенга Казанга 36 төбәктән 660 кече эшкуарлык вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк. Һәр төбәктән делегациянең яртысын яңа йөзләр тәшкил итәчәк. Гадәттәгечә, иң зур делегацияләрне эшкуарлык хәрәкәте көчле булган Башкортстан, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Самар, Сарытау яклары җибәрәчәк. Бурятия, Иркутск, Красноярск, Кемерево кебек ерак төбәкләрдән дә татар эшкуарлары катнашырга теләк белдергән. Җыенга әле узган ел азагында гына Санкт-Петербургның Красносельский районында "Нур" татар милли-мәдәни йортын төзеткән татар эшмәкәре Габделбәр Әлимовны да көтәләр. "Татарларның мәдәнияте һәм мәгарифе янә милләт җанлы байлар ярдәменә мохтаҗ. Халкыбызга Габделбәр Әлимов кебек эшкуар-химаячеләр кирәк", - ди Ринат Закиров.

Быелгы җыенның программасы өч көнгә исәпләнгән. Эшкуарлар 16 мартта узачак утырышларда, аерым алганда, "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә - игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылыкны җәелдерү, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында - терлекчелек, кошчылык, ә республика Мәдәният министрлыгы конференцияләр залында һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык турында фикер алышачак. 17 мартта Татарстандагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау һәм татар авылының комплекслы үсеше белән танышу өчен Казаннан ерак түгел урнашкан Теләче муниципаль районына эшлекле сәфәргә барып кайту планлаштырыла. 18 мартта Казанның "Корстон" комплексында пленар утырыш үтәчәк. Шунда ук эшкуарлар үзләренең продукцияләреннән күргәзмә-ярминкә оештырачак. Татар авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсе дә ачылачак.

Җыен көннәрендә делегатлар Гөлназ Шәйхинең "Сыналганнар сынатмый" китабын тәкъдим итү кичәсенә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Исламия Мәхмүтованың "Күрәсем килгән иде..." спектакленә дә чакырулы.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев