Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Йортыбызда янгын булдырмый калу үзебездән тора

Торак фондында кешеләрнең утта янып үлүләрен кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак - 2015" күзәтчелек профилактика операциясе дәвам итә. Бу операция вакытында Олы Нырсы авылында урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 9 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 497...

Торак фондында кешеләрнең утта янып үлүләрен кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак - 2015" күзәтчелек профилактика операциясе дәвам итә. Бу операция вакытында Олы Нырсы авылында урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 9 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 497 шәхси йортта шул исәптән, ялгыз торучылар, 16 күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды. Салкын көннәрдә гражданнарга аеруча сак булырга, төзек булмаган электр приборлардан файдаланмаска киңәш ителә. Электр приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк, кайбер хужалыклар әле дә автомат саклагычлар урынына электр счетчикларына "жучек"лар куюдан да тайчынмыйлар. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзеп куя. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуына һәм ахыр чиктә кыска ялганышка китереп чыгарырга мөмкин. Электр чыбыкларын тикшереп тузган өлешләрен алыштырып торырга кирәк. Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш. Күпме генә сөйләнсәк тә, әле һаман мичләрне белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләргә эшләтү очраклары күп. Янгыннарның 78 проценты торак йортларга туры килә. Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.
Фәнил Гәрәев,
Олы Нырсы авылы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев