14 август – Умартачылар көне
Бүгенннән бал чын мәгънәсендә шифалы һәм күп кенә авырулардан дәваланып була дип ышану бар. Чөнки бүгеннән умарта кортлары бал җыюдан, бал ясаудан туктый икән.
Умартачылар алар җәен дә, кышын да эштә. Алар ел әйләнәсе мәшәкатьтән арынмыйлар. Хуҗалары да умарта котлары кебек гел хәрәкәттә.
Районыбызның барлык умартачыларын һәнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Зур рәхмәт сезгә. Умартачылык буенча районыбыз алда барсын, бәйрәм гомерле булсын иде!
Бал квасы
Куллану өчен: 5 л суга 0,5 кг бал, 1 лимон, 5 бөтнек ботагы, 1,5 чәй калагы кипкән чүпрә кирәк.
Әзерләү:
Суны, бөтнек һәм кискәләнгән лимон салып, утка куеп 5-10 минут кайтанасы. Сыеклыкны 60 °С ка хәтле суытып, бөтнек белән лимонын алып ташлыйсы. Бал салып, яхшылап болгатасы. Кушылма 30 °С ка хәтле суынгач, 5-10 минут җылымса суда торган чүпрәне салып болгатып, 12 сәгать җылы җирдә тотасы. 12 сәгатьтән соң квасны бутылкаларга бушатып, капкачын яхшылап ябып тагын 5 сәгатькә җылы урынга куяга кирәк. Аннан соң, суыткычка куеп эчәргә.
Фото: https://vk.com/nijaz_sani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев