21 сентябрь көнне Теләче стадионында традицион “Татарстан кроссы - 2024” чарасы узачак
Ярышларның максаты - районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучы яшьләрне, районыбыз хезмәтчәннәрен массакүләм спортка һәм физкультурага җәлеп итү.
Балалар өчен теркәлү вакыты - 9.00, өлкәннәр өчен - 11.00 сәгатьтә. Ярышлар балалар өчен - 10.00, өлкәннәр өчен - 11.45 сәгатьтә башлана.
Тантаналы ачылыш - 11.30 сәгатьтә.
Ярышларның баш хөкемдары - Рамил Рәсип улы Гатиятов. Яшь буенча чикләүләр юк, әмма һәркемнең район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан бирелгән, мөһерле медицина белешмәсе булуы шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев