Ватанны фашистлардан азат итү өчен сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы турында истәлек киләчәк һәм хәзерге буыннар йөрәгендә мәңге калырга тиеш.
Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына «Бөек Ватан сугышы» презентациясе күрсәтелде, тәрбиячеләр балаларга сугышның озын һәм авыр еллары, гади кешеләрнең батырлыклары, сугыш геройлары турында сөйләделәр. Соңыннан балалар Теләче үзәк ял паркында урнашкан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган мемориалга бардылар.
Нет комментариев