8 мең километр юл узган велосәяхәтчене каршы алдык
Район яңалыклары

8 мең километр юл узган велосәяхәтчене каршы алдык

Хәтерләсәгез, 2024 елның 15 июнендә, Теләчедә яшәүче райондашыбыз Сергей Ласковны, Россия буйлап велосәяхәткә озаткан идек.

Ниһаять бүген , бик озын юллар үтеп, Сергей Евгеньевич туган җиренә кайтып җитә алды. Аның сәяхәте белән кызыксынучылар, аның йөрешен,  телеграмм ~ каналдагы "Велопоход Моя ❤ Россия" битеннән күзәтеп, Россиянең төрле шәһәрләре, табигате, кызыклы урыннары белән танышып бара алдылар 👏

Зөлфия Ибраһимова.
Эльмира Котдусова фотолары.


Нет комментариев