90 яшьтә дә хезмәттә
406
0
Субаш авылында яшәүче Раиса Емельянова үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән җитәкчеләр тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Раиса Петровна Субаш авылында туып үсә, җиденче классны бетерүгә үк хезмәткә тотына. Сарык, дуңгыз карый. Соңрак аны урман кисәргә җибәрәләр. Шунда җитәкчеләр кызны кызганып, вагоннарга утын төяргә кушалар. Әлеге хезмәт тә яшь кыз өчен җиңелләрдән булмый. Әтисе сукыраеп, урын өстенә калгач, төнлә ындыр табагында эшләп, җиде ел әтисен тәрбияли. Гаиләдә ике малай, дүрт кыз үсәләр, бүген үзе генә калган. Тормышка чыкмый ул. Яшьләре олыгайгач аны туганы Мария белән авылдашлары электән аралашып йөргән Светлана Петровна гаиләсе үзенә сыендыра. Раиса Петровнаның биредә гомер итә башлаганына 12 узып киткән. Кадер, хөрмәттә, җылыда, теләгән ризыгын ашап, тыныч картлык кичерә. Хәтере сөбханала, бик хәрәкәтчән, быел да Светлана Петровнага бәрәңге сабагы чабарга ярдәм иткән, бәрәңге чүпләшкән. “Үзебез эшлибез, безне карап тор”,- дисәләр Раиса Петровна үпкәли. Ярдәм итә алуына сөенеп, хезмәттән тәм, ямь табып яши. Газета, журналлар да укый. Килгән җитәкчеләргә урамда зур каен үскәнен, аның җил-давылда авып хәвеф-хәтәр чыгарырга мөмкинлеге хакында да сөйләп, бу эштә ярдәм сорап, гозерен җиткерде. Җырлый да, шигырьләр дә сөйли. Үзен тәрбияләүче Светланага да олы рәхмәтле, кан басымнарымны үлчәп, даруларымны биреп, барлап кына тора, рәхмәттән башка сүз юк, - диде. Тормышта менә шундый Светлана кебек изге кешеләр арабызда күп. Һәрбер өлкән кеше менә шундый матур тормышта яшәсен, картлар йорты бусагасын атлап кермәсен иде.
Эльмира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев