«Иң зур кабак» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Район яңалыклары

«Иң зур кабак» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Иң зур кабак» бәйгесе — ел саен уңыш бәйрәмнәре кысаларында үткәрелә торган матур ярыш. Бу бәйгедә бакчачылар үзләре үстергән иң зур һәм авыр кабакларын алып килеп көч сынаша.

Мәсәлән, ярышларда кайвакыт 40–45 кг, хәтта 65–70 килограммнан да артык авырлыктагы алып кабаклар да ачыклана.  Әлеге бәйге быел Күкчә авылында да узды. Авылда  һәр хуҗалыкта диярлек кабак үстерәләр. Кем иң зур кабакны үстергән? Кайсысы аннан иң тәмле ризык әзерләгән? Боларны  авылда узган “Кабак бәйрәме” ндә билгеләделәр.



- Авыл халкы бар тырышлыгын куеп, яз-җәй бакчасында яшелчә, җиләк-җимешен күз карасыдай үстерә. Бик теләп катнаштылар бәйгедә, - дип хәбәр итте безгә авыл клубы мөдире Рәйхана Антонова. 


Нет комментариев