«Ачык сәхнә» фестивалендә үзебезнекеләрне бел!
511
0
Бүген Олы Мишә мәдәният йортында районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында Татарстанның Атказанган артисты Алмаз Фатхуллин исеменә «Ачык сәхнә» театр сәнгате фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.
Нәтиҗә ясау кичәсен кереш сүз белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин ачып җибәрде.
Чарада «Ачык сәхнә» бәйге – фестиваленең сәбәпчесе, якташыбыз, Олы Мишә авылы тумасы Алмаз Фатхуллин һәм аның гаиләсе, якыннары катнашты.
Алмаз Фатхуллинның иҗаты буенча онлайн форматта үткәрелгән бәйге-фестиваль «Мәзәкләр», «Сәхнә осталыгы» ( монолог, спектакльдән өзек), «Сәхнә теле» кебек номинацияләрне үз эченә алган. Шунсы игътибарга лаек, бәйге укучылар өчен генә түгел, укытучылар арасында да үткәрелгән.
Җылы, ачык шартларда узган чара турында «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев