Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айдарлар - һәр эш-гамәлдә үрнәк

11 октябрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов рәислегендә узган киңәшмәдә сигез көн тәртибе каралды.

 Беренче көн тәртибе буларак, мәдәният хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең тугыз айлык эшчәнлекләренә анализ, нәтиҗә ясалды. Район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова белән үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиеваның чыгышында федераль күрсәткечләрне, индикаторларны үтәү,  Пушкин картасы белән эшләү программасын тормышка ашыру  мәсьәләләре чагылыш тапса, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре методисты Раилә Фәсхиева үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан районыбызның тарихи, күренекле урыннарын барлау максаты белән игълан ителгән, “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесенең шартлары һәм аның барышы белән таныштырды. 15 мартта башланып киткән бәйге 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең җиңүчеләре 2023 елның 21 февралендә - Туган телләр көнендә билгеле булачак. “Татар егете” бәйгесен үткәрү шартлары белән  район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева таныштырса, декабрь аенда узачак мәдәният хезмәткәрләре аттестациясе турында район мәдәният йорты методисты Алия Сабирова сөйләде. Шунысы игътибарга лаек,  “Татар егете” бәйгесенең беренче туры ноябрь аенда өч зонага бүлеп үткәрелсә, финалы 23 февраль дә, Ватанны саклаучылар көнендә үткәреләчәк. Семинарда катнашучыларга рус фольклоры хәрәкәте турында Ачы авылы клубы мөдире Лилия Солтанова җиткерде. Дөресрәге, күптән түгел Казанда семинар-укуда алган белемнәре, тәэсирләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты. Моннан тыш, киңәшмәдә үзләренең хезмәт тәҗрибәләре турында һәр эш-гамәлдә үрнәк булган килендәшләр, Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Фәләхова белән авыл китапхәнәчесе Алсу Фәләхова да сөйләде. 

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр тәмам булгач, йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты. Ул үзенең чыгышында мәдәният өлкәсендә актуаль булган мәсьәләләргә тукталды.

Соңыннан, үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче мәдәният хезмәткәрләренә - мәдәният ветераны, озак еллар дәвамында  Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләгән Павлова Зоя Ивановнага, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Рафис Исламетдин улы Минһаҗевка Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Моннан тыш, чарада  җәйге чорда үз ишегалларын, биләмәләрен чиста, матур итеп тоткан, чәчәкләргә күмгән мәдәният учреждениеләре дә билгеләп үтелде. Ел саен үткәрелеп килүче әлеге традицион бәйгедә  беренче урынны -  Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре яуласа, икенче һәм өченче урыннарга Баландыш һәм Айдар авылы мәдәният йортлары коллективлары лаек булды.

Алия Сабирова, район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев