Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айрат кабат дусларын җыйды

Узган ел Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе эшләп килүе турында язган идек. Анда безнең райондашыбыз Айрат Якупов та йөри һәм уйный.

28 май көнне Айрат әнисе Люзия ханы, әтисе Айдар әфәнде ярдәме белән  кабат иҗатташ дусларын районыбызга, аның да иң гүзәл урыннарының берсе булган  - “Туган авыл” күңел ачу комплексына кунакка чакырды. Биредә алар өчен музейда, зоопаркта һәм күл буенда экскурсия үткәрелде, уйнап, җырлап, биеп, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу мөмкинлеге тудырылды. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез әлеге күркәм бәйрәмнең чагылышын күрәсез.

 Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасыны киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев