Ак халат үзе үк сафлык, шәфкатлелек билгесе
Шәфкать туташлары бәяләп бетергесез эш алып бара. Бармак киселеп китсә дә, җитди авырулар барлыкка килсә дә, кая барабыз? Әлбәттә, шәфкать туташларына, табибларга мөрәҗәгать итәбез, алар белән киңәшләшәбез. Барсын да төгәл итеп башкаручы, медицина белеменә ия булган һөнәр ияләренә ничек сокланмыйсың?! Ак халат үзе үк сафлык, шәфкатьлелек билгесе.
Шәфкать туташының йөзеннән дә гел җылылык кына бөркелә, елмаюы, күз карашы белән дә күңелләргә яшәү дәрте иңдерә. Бүген сезгә әнә шундый күркәм сыйфатларны үзенә туплаган шәфкать иясе - район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге шәфкать туташы Гөлнара Исмәгыйль кызы Шагабиева турында сөйлисем килә.
Гөлнара - Олы Мәтәскә авылы кызы, Шунда туган, үскән, шунда урта белем алган, шуннан олы тормыш юлына канат ярган. Шәфкать туташы булу теләге дә аның яшь күңелендә әнә шунда - мәктәптә, өлкән сыйныфларда укыган чагында бөреләнә. Аннары, әтисе Исмәгыйль аганың да апалары Ләйлә (гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши), Резидә (яшьли гүр иясе була) һәм Зөлфиядән (Олы Мәтәскә авылында яши, озак еллар балалар бакчасы мөдире булып эшләде, олы йөрәкле волонтер егет Фәнил Әхмәтвәлиевның әнисе) соң туган төпчек кызы Гөлнараны бик тә шәфкать туташы итәсе килә. Гөлнара өлкән сыйныфларда укыганда ул аңа әнә шундый теләк-тәкъдимен җиткерә. Ходайның рәхмәтедер, Гөлнара керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Урта мәктәптә фән нигезләрен дүртле һәм бишле билгеләренә генә үзләштереп барган Гөлнара биредә дә сынатмый, яхшы укый, хастаханәләрдә эшләргә дә, практик күнекмәләр алырга да өлгерә. Студент еллары әнә шулай сизелмичә дә үтеп китә.
Хезмәт юлын ул Казан шәһәрендә 7 номерлы поликлиникада участок терапевты шәфкать туташы буларак башлап җибәрә. Әмма Казан шәһәрендә озак эшләргә, юанырга язмый, Галиҗәнәп - язмыш, назлы, татлы мәхәббәт, саф, ихлас сөю хисләре аны туган авылына кире кайтара. Дөресрәге, Рафаэль исемле авылдаш егетенә кияүгә чыга. Билгеле ки, Гөлнараның эш урыны да үзгәрә.Олы Мәтәскә авылы фельдшерлык - акушерлык пунктына - авылдашы, пункт мөдире Мөслимә апа янына фельдшер булып эшкә урнаша. Шул елларда алар хәләле Рафаэль белән ике кызга гомер бирәләр. Олы кызлары - Айсинәләре бүген теш табибы хезмәтендә, тормышта, тормыш иптәше Вильдан белән бер ул үстерәләр, ә кече кызлары Айзилә - студентка. Казан федераль университетында логопед һөнәрен үзләштерә, быел икенче курсны тәмамлаган.
Җирлектә фельдшер штаты кыскартылу сәбәпле, 2008 елның 1 июненән башлап, Гөлнара ханым район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы буларак хезмәт куя. Хезмәт тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек аның. Соңгысын һәр биш ел саен яңартып, арттырып тора. Хезмәтендә мактаулы, хезмәттәшләре арасында абруе зурдан аның. Озак еллар дәвамында медицина тармагында куйган намсулы һәм фидакарь хезмәте хастаханә администарциясенең Рәхмәт хаты, муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бәяләнгән.
-
Хәзер югары технологияләр заманы. Кан ала, укол ясый торган энәләр бик нәзек, авырттырмыйлар, пациентлар, бигрәк тә балалар сизми дә калалар, стресс та кичермиләр. Беришләре:” Зур рәхмәт, бер дә авырттырмады”, - дип чыгып китәләр. Элеккеге зур пыяла пробиркаларны, зур энәләрне үзегез дә хәтерлисездер, -дип хезмәтенең үзенчәлеге белән таныштырды Гөлнара. Кирәк чакта әти -әнине дә, психологны, укытучыны да алыштырырга сәләтле булганым Гөлнара ханым уңыш серен, беренче чиратта, авыруларга якты йөзле, тәмле телле һәм игътибарлы булуда күрә.
Гөлнара Исмәгыйль кызының тагын бер яраткан шөгыле бар: ул сәнгать җанлы. Җырларга да, биергә дә һәм театрда да уйнарга ярата. Авылда бер генә мәдәни чара да аннан башка үтми дисәм, һич хата булмас. Быел райокүләм театр сәнгате фестивале кысаларында авыл мәдәният йортында күрсәтелгән Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Ике аккош” спектаклендә тискәре герой, Суфия ролен җиренә җиткереп башкарды. Берничә ел элек Гөлнараның танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан абый Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә Алтынчәч ролен килешле итеп бакшаруы әле дә истә. Районкүләм сәнгать фестивальләрендә аңа район сәхнәсе дә ят түгел. Ул район үзәк хастаханәсе өчен дә, авыл җирлеге өчен дә бердәй актив һәм теләп чыгыш ясый. Үзем исә аның җырлавын үз итәм.
Хөрмәтле шәфкать туташлары! Беркайчан да йөзегездә нурлы елмаю, күңелегездә кешеләргә ярдәм итү теләге бетмәсен, тормышыгызда, эшегездә уңышлар телибез, һөнәри бәйрәмегез белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев