Ак халатлы фәрештә ул!
Әни, әнием минем! Бу сүзләргә күпме мәгънә, күпме матурлык, сабырлык салынган бит. Һәрбер адәм баласына аны гына яратып, кадерләп үстергән Әнисе кадерле.
Балачактан тормышның асылын, яшәү мәгънәсен сеңдереп, авыртканда яныңнан да китми саклап, үсеп, тормышка чыккач һәр адымың өчен борчылучы Әни бит ул. Мин боларның бөтенесен үзем әни булгач кына ныклап аңладым. Ә әниемнең оныклары өчен “ут йотып” торуын күргәч тагын да уйланам. Димәк, алда әле “оныклар” вакыты да бар. Кичен, бар эшләр тәмамлангач, бергә җыелган чакларда, бер әниемә, бер улларыма карыйм да, вакытның никадәрле кадерле һәм тиз узуына хәйран калам. Әле кайчан гына улларым урынында – мин, минем урында – әни, әни урынында әби-бабай иде... Әнием белә-белгәнемнән кешеләргә ярдәм итәргә ашыгыр иде. Аның безнең белән кич утырганын хәтерләмим дә кебек. “Әни кая китте?” – дигән сорауга, безнең өйдә бер генә җавап: “Әниең эштә, ул ак халатлы фәрештә, әнә авылның бер апасына, абыйсына ярдәм кирәк булган, шунда китте”! Балалыгым белән әниемнең нинди зур һәм җаваплы эш башкарганын мин аңламаганмын. Артка борылып карасаң: 34 еллык хезмәт стажы, күпме коткарылган кеше язмышлары, йокысыз төннәре, ашсыз көннәре ята... 1988 елда Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан медицина училищесын тәмамлаган кыз Югары Кибәхуҗа авылының фельдшеракушерлык пунктына мөдир итеп билгеләнә. Галәвиева Рәсүлә Миннислам кызы, шул көннән башлап “ак халатлы фәрештә”сенә әверелә. “Авылның врачы“ диләр аның турында. Әни белән ул еллар турында сөйләшәм. “Курыкмадыңмы? Авыр булгандыр?” кебек дежур сораулар бирәм. “Курку хисен, кешеләргә ярдәм итү, аларның авыртуларын аз гына булса да җиңеләйтү теләге көчле иде, кызым“, - ди әнием. Чыннан да, ул бернидән дә курыкмый. Аның батыр йөрәкле булуын авылдашлары да инкарь итмәс. Мөгаен, әнә шундый көчле рухлы кешеләр генә медицина өлкәсен сайлап, бөтен җаны-тәне белән эшли аладыр да. Минем әни биш балалы гаиләдә, өченче бала булып дөньяга килә...
Сине яратып балаларың: Фәнис-Рафилә, оныкларың Ильмир, Эмиль
Рәсүлә Миннислам кызының тормыш юлы белән газетабызның 2 ноябрь саныннан укып таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев