Акциягә старт бирелде
Бүген Үзәк урта мәктәбе базасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында укучыларга «Август-Теләче» ширкәте тарафыннан әзерләнгән уку әсбаплары тапшырылды.
Быел Үзәк урта мәктәбенә 14, Сауш мәктәбенә 4 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларга район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, районынның мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, "Август-Теләче" агрофирмасының генераль директоры урынбасары Айдар Габделганиев мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.
- Алга таба әти-әниләргә сабырлык, ә балаларның яхшы укуларын телим. Иганәчеләргә рәхмәт. Сабыйларның шат елмаюларын күрү күңелле, - диде муниципаль район башлыгы. Шулай ук бу көнне якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы 7 укучыга да уку әсбаплары тапшырылды. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга канцтоварлар алу өчен сертификатлар бирелде.
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев