Актив ял итәләр
Бу сәгатьләрдә “Батыр” спорт комплексында Август-Агро” идарәче компаниясенә караган җаваплылыклары чикләнгән ширкәтләр арасында футбол ярышлары бара. Шунысы игътибарга лаек, әлеге ярышлар “Август – Агро” идарәче компания хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында уза.
Анда МВ отряды (“Август – Агро” идарәче компанииясе), “Легион” (“Август – Лениногорск” ширкәте), “Волга – Кама” (“Август – Кама Тамагы” ширкәте), “Торнадо” (“Август – Теләче” ширкәте), “Men in blak” (“Август – Агротехнология”), “Молодая гвардия” (“Август – Кайбыч” ширкәте) һәм “Мөслим – Август” (“Август – Мөслим” ширкәте) командалары көч сынаша. Шулай ук әлеге ярышта гүзәл затларыбыз да туп тибәчәк. Ир-егетләр арасындагы уеннар тәмамлангач, футбол кырына “Волга-Кама” (“Август – Кама Тамагы”ширкәте) һәм “Торнадо” (“Август – Теләче” ширкәте) хатын-кызлар командалары чыгуы көтелә.
Иртәнге сәгатьләрдә ярышларны ачу тантанасы узды. Ярышларны ачу тантансында, уенчыларга мавыктыргыч һәм имин уеннар теләп, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм “Август – Агро” идарәче компаниясенең җитештерү буенча генераль директоры урынбасары Михаил Суровцев, җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче”ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәйруллин чыгыш ясады. “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе - Зилә Баева), җырчы Рәзилә Хәкимова һәм район мәдәният каршында эшләп килүче вокаль ансамбль(җитәкчесе - республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова) чыгышлары тантанага язгы бизәкләр өстәде.
Шунысы игътибарга лаек, идарәче компания хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында февраль аенда башка район базаларында футбол, баскетбол, волейбол, йөзү һәм квест буенча уеннар узган инде.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев