Аланда Әфган ветераны белән очраштылар
Алан мәдәният йортында «Әфганстан -йөрәк ярам «дип исемләнгән тематик кичә булып узды.
Кичәдә Әфганстан сугышында катнашкан, бүгенгесе көндә Алан авылында яшәүче Рәфкать Кадыров та катнашты.
Алан авылыннан дүрт егет - Кадыров Рәфкать, Әхмәтҗанов Зөфәр ("За боевые заслуги "медале иясе), Батыршин Марат, Хәбибрахманов Әмир (" За боевые заслуги "медале иясе).
Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга күпме еллар узган. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята. Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан Рәфкать Әхмәт улы бу турыда ачылып сөйләргә яратмый. Әфганстанда күргәннәре белән уртаклашканда әле дә күзләренә яшь килә аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев