Алар - алдынгылар сафында
Район яңалыклары

Алар - алдынгылар сафында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган “Ярыш экраны” мәгълүматлары буенча түбәндәге комбайчылар игеннәрне иң күп мәйданнарда теземнәргә салучылар һәм иң күп икмәк суктыручылар булып танылдылар.

Мисал өчен, “Алан” акционерлык җәмгыятеннән Рамил Сибгатуллин белән Айрат Сабиров урак башыннан 7,6 нормо-смена эш башкарып, 1900 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салганнар. Җаваплылыгы “Игенче” ширкәте комбайчысы Ирек Кәримуллин исә  21,8 нормо - смена эш башкарган, теземнәргә салган иген мәйданы - 764 гектар.

“Алан” акционерлык җәмгыятеннән -  Ренат Гатауллин - 1998, Илһма Мөҗипов - 1831, Марат Вәлиуллин - 1688, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән -  Рәсим Исламов - 1733, Ринат Афзалов - 1649, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән -  Ильяс Җәләлетдинов - 2112, Мәүлетҗан Хәбибуллин - 1659, Рәмис Хәнәфиев - 2385, Нәфис Мөхәммәтгалиев - 2130, Данил Шигаев - 2076, Александр Востриков - 1896, Нияз Тимербаев - 1840,  Валерий Арапов - 1702, Ралиф Мөхәммәтгалиев - 1596 һәм Данил Исмәгыйлев - 1515 тонна икмәк суктырып алганнар.


Нет комментариев