Тигез, шома чакрымнар артачак
Район яңалыклары

Тигез, шома чакрымнар артачак

Соңгы вакытта көннәр кояшлы һәм җылы торды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә түгел, юл төзүчеләр дә август азагы, сентябрь башының искиткеч матур, алтынга тиң көннәрен мөмкин кадәр рациональ файдаланып калырга тырышты.

Мисал өчен, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче юл төзү һәм төзекләндерү бүлеге юл мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендәге бригада августның соңгы атналарында Теләчене әйләнеп узачак  4 чакым 700 метр озынлыктагы юл төзелеше участогында масштаблы грунт эшләре башкарып, казанга китү юнәлешендәге  “элмәк” ясап, тукталышларның, юл билгеләренең нигезен корып, павильоннар монтажласа, бу көннәрдә алар Теләче - Шәтке юлында, Сауш авылы янәшәсендә урнашкан юл төзелеше участогына күчтеләр.

Тулысынча төзекләндереләчәк юлның нигезен салалар. Өстәвенә, юлның Теләчедән Сауш авылына таба керү өлешен турылап та куячаклар  Биредә йөк машиналарының һәм бульдозер, грейдер ише куәтле юл төзелеше техникасының исәбе - хисабы юк. Арчадан да китерелгәнннәре дә бар, үзебезнекләр дә җитәрлек. Әйтергә кирәк, биредә эш кызу темплар белән бара. Юлда күтәрелгән тузанны су сибеп басалар.

  • Биредә бер атна эшлибез инде. Тагын атна - ун көнлек җир эшләре бар.Тигезләү, турайту  эшләре тәмам булгач, юлны известь, ком, вак таш ише компонентлар салып ныгытачакыз. Аннан соң да юл кырыйларына вак таш түшәү, юл билгеләре кую, юл “кесәләре” ясау кебек тавык чүпләп бетермәстәй вак - төяк эшләр дә кала әле, - дип таныштырды юл эшләренең барышы турында Рафис Гусамов.

Мәсәлән, 1 сентябрь көнне биредә безнекләрдән, КамАЗ шоферлары - Хәмит Ахунов, Фәнис Фәләхов, Илсур Сәмигуллин, Илья Колбасов, үзтөягезтә эшләүче Фаил Рәхимов, грейдерчы Денис Алексеев, савытлы КамАЗ автомобиле белән су сибүче Фәнис Фәрхуллин,  вахта автобусы шоферы Мөнир Мөхәммәдиев, юл эшчесе Иван Артемьев хезмәт куя иде. Арча шәһәреннән килеп эшләүчеләрдән, бульдозерчылар -  Илгиз Саттаров белән Булат Шакировны, эксковаторчы Фәнис Харромовны, катоклаучы Фаил Хисаметдиновны күрдем. Югарыда санап үтелгән механизатор белән эшчеләрдән тыш,  әлеге участокта ялланган бер экскаваторчы белән өч КамАЗ автомобиле шоферы да хезмәт куя иде. Кыскасы, кемгә дә эш җитәрлек биредә.

Үз эшләренең осталары, намуслы һәм фидакарь хезмәт ияләре булган әлеге юл төзүчеләре тарафыннан быел 1.200 чакым озынлыктагы юл төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Шулай итеп, Теләче - Шәтке юлының тигез, шома чакрымнары, бу төбәк халкы өчен юл уңайлылыклары тагын да артачак. Алдагы ике җәйдә Теләче - Шәтке юлында (Сауш һәм Шармыш авыллары арасы диик) җәмгысы 4 чакрым 800 метр юлны төзекләндереп, өстенә асфальт түшисе кала. Алдагы көннәрдә юл төзүчеләр Сауш авылы янәшәсеннән агучы инешкә буе 46 метрлы,  2х2 диаметрлы, шакмаклы  ике тимер торба монтажлап калдырганнар. Кар һәм яңгыр сулары аксын өчен үзәнле урыннарга ике гофрлы торба урнаштырачаклар.


Нет комментариев