Илнур Кәримуллин:  «Балаларга юлда йөрү тәртибен өйрәтү генә аз»
Район яңалыклары

Илнур Кәримуллин: «Балаларга юлда йөрү тәртибен өйрәтү генә аз»

Сишәмбе көнне илебез җәмәгатьчелеге Белем көнен бәйрәм итте. Мәктәпләр чәчәк бәйләмнәре һәм шарларга күмелеп, беренче кыңгырау чыңлады. Татарстанда 512 мең бала өчен яңа уку елы башланды. Аларның 44 меңе беренче сыйныфка баручылар.

Әгерҗе, Буа, Кукмара һәм Минзәлә районнарында яңа мәктәпләр, Бөгелмәдә ике өстәмә корпус төзелде. Объектлар “Авыл җирлекләрен үстерү” дигән дәүләт
программасы буенча салынган. Республика федераль программа буенча 36 белем йортын, Татарстан бюджеты хисабына 19 ын төзекләндерделәр. Язмамны республикакүләм шатлыклы вакыйгалар турында сөйләп, куанычлы статистик мәгълүматлар биреп башлавым тикмәгә түгел. Яңа уку елы башлану белән, шәһәрдә, авыл җирлегендә булмасын, урамнарда интенсив хәрәкәт башлана. Куанычлы хисләрне, кайгы - хәсрәт алыштырмасын диюем.
 
Республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Игътибар - балалар!” дип исемләнгән зур профилактик акция бара. 24 август көнне башланган профилактик чара 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты - мәктәп укучылары катнашындагы аварияләрне кисәтү һәм бермә - бер аларның санын киметү. Бу көннәрдә инспекторлар ата - аналар белән очрашулар үткәреп, транспорт чараларын йөртү таләпләрен искә төшерә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтергә кирәк.
 
Акция барышында әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелә. Машина йөртүчеләр белән дә эш аерым алып барыла, торак зоналарда, мәгариф оешмалары янында, алар янындагы территорияләрдә һәм балалар күп йөри торган урыннарда тизлекне
киметү зарур, чөнки балаларның юлга көтмәгәндә килеп чыгу ихтималы зур. Моңа әзер булырга кирәк. Шулай ук җәяүлеләр кичүе, мәктәп автобуслары тукталышлары, ишегеалларыннан чыгу юллары янындагы участокларга игътибар бирү шарт.
 
- Балаларга юлда йөрү тәртибен өйрәтү генә аз. Мәктәпкә кадәр булган араны бергә узып, җәяүлеләр кичүен күрсәтергә, ул арада нинди юл билгеләре барлыгын аңлатырга кирәк. Балаларны машинада йөрткәндә, аларны иминлек җайланмаларына утырту һәм иминлек каешлары белән йөртү зарур. Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, нәтиҗәле һәм иң мөһиме, имин булсын, - диде җәйге каникуллар тәмамлануга бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин.
 

Нет комментариев