Премияләр билгеләнде
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 3 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.

Игеннәрне суктыруда:

беренче урында - Рәсим Фәхрислам улы Исламов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;

икенче урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов  - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;

өченче урында - Дания Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгыннан, Фәнис Гаяз улы Миңнебаев - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән, Айрат Рәшит улы Шәкүров  - “Әхмәтова Г.Ф” крестьян - фермер хуҗалыгынннан.

Игеннәрне теземнәргә салуда: 

Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.

Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте игенче - механизаторы Рәсим Фәхрислам улы Исламов иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев