Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аларның елмаюы күңелләрне җылыта

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

 Шул уңайдан,  Иске Җөри модель китапханәсендә  Гыйльметдинова Р. Ш. һәм Хабибуллина Н. Р. Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД отряды волонтерлары белән берлектә, өлкәннәр көне унаеннан оештырылган " Аларның елмаюы күңелләрне җылыта" дип исемләнгән кичә булып узды. Әлеге чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ( җитәкчеләре: Каримуллина Г. С) үзләренең котлау сүзләре һәм матур жырлары белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Ленар Кыямов һәм Саба районының “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге начальнигы Гүзәл Ягафарова  юлдагы фаҗигаләр турында сөйләп киттеләр. Аеруча өлкән буын вәкилләренә оныклар белән йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген тагы бер кат аңлаттылар. 
"Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!"- дигән теләкләрен җиткерде өлкәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев