Җәрәхәтләре бик авыр
29 май көнне республикада, шул исәптән районда “Мотоцикл” дип исемләнгән оператив профилактик чара башланып китте. Ул 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Статистик мәгълүматларга караганда, быел республикада мотоцикл белән бәйле 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләр вакытында ике кеше үлгән, 47 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган, зыян күргән. Мотоцикл белән бәйле юл һәлакәтләрендә, гадәттә, травмалар бик авыр була. Моннан берничә ел элек җәй башында районыбызда мотоцикл белән бәйле берничә юл-транспорт фаҗигасы булуы һәм аларда ике яшь райондашыбызның һәлак булуын, гаиләләренә күтәреп бетерә алмаслык олы хәсрәт килүен онытмыйк. Шуңа да оператив-профилактик чара барышында автоинспекторлар тарафыннан мотоцикл йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-үтәмәүләренә, йөртү таныклыкларына, тизлек режимы саклауларына һәм экипировка белән тәэмин ителгән булуларына зур игътибар биреләчәк. Автомобиль, мотоцикл яки скутер белән йөртү хокукы һәм осталыгы (навыки вождения) булмаган балалар, яшүсмерләрнең аларда йөрмәве хәерле. Җәйге каникул чорында йөртү хокукы осталыгына ия булып, авто, мото чараларында йөргән очракта да, бу гамәл әти-әниләрне ныклы контролендә булырга тиеш. Автомобиль, мотоцикл һәм скутер ачкычларын ерактарак, аларның куллары җитми торган урында саклау зарур.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре йөртү таныклыгы булмаган килеш мопед, скутер, мотоцикл һәм автомобиль белән идарә иткән 16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләргә административ җаваплылык каралуын искәртә. Россия Федерацияcсенең хокук бозулар Кодексының 12, 7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә авто, мото чараларда таныклыксыз йөрүчеләргә биш мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф түләтү һәм транспорт чарасын махсус стоянкага куйдыру карала. 16 яшькә кадәр булган яшүсмерләр тоткарланган очракта җаваплылык әти-әниләр яки опекуннар өстенә төшә. Аларга Россия Федерациясенең хокук бозулар Кодексының 5.35 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелергә мөмкин. Бу очракта да транспорт махсус стоянкага җибәрелә. Ә яшүсмернең үзен профилактик учетка кую чарасы күреләчәк.
Фәнил Гаязов
Фото:https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев