А.С.Пушкинның 225 еллыгын билгеләп үтү тантанасында катнаштылар
6 июнь көнне - А.С. Пушкин туган көн. Бөек шагыйрьне рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шуңа да Пушкин туган көнне Халыкара рус теле көне дип тә билгеләп узалар.
Бүген, ягъни 5 июнь көнне, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин җитәкчелегендә, бер төркем мәгариф һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе катнашында узган, рус халкының бөек шагыйре А.С.Пушкинның 225 еллыгын билгеләп үтү тантанасында катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев