Күптән түгел полициянең участок вәкаләтлеләре көнен билгеләп үттек.
Шул уңайдан Алан, Иске Җөри һәм Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә тәртип һәм иминлек саклаучы полициянең өлкән лейтенанты Ләйсән Гыйльметдинова белән аралаштык. Өч зур авыл җирлегенә хезмәт күрсәтү, халык белән уртак тел табып эшләү, төрле хәлләрдә оператив ярдәмгә килү — болар барысы да зур җаваплылык, ныклы характер һәм үз эшеңә тугрылык таләп итә.
Иң сокландырганы — шундый җаваплы һәм катлаулы хезмәтне алып бару белән беррәттән, Ләйсән — өч малайның яраткан әнисе дә! Һәр көнне ил иминлеген кайгыртып, өйдә исә өч баһадирга наз һәм тәрбия биреп яшәүче бу ханым чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек.
Нет комментариев