Әниләр көне уңаеннан «Киләчәк» яшьләр үзәгендә әниләр һәм балалар өчен «Фитнес-әни» дип исемләнгән спорт-уен программасы узды.
Чараның төп максаты – спортның җиңүләр өчен генә түгел, ә сәламәтлек, энергия һәм бергәләп күңелле вакыт үткәрү өчен дә кирәклеген күрсәтү иде. Катнашучылар бергәләп разминка ясадылар, төрле күнегүләр башкардылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, шатлык һәм гаилә иминлеге телибез!
Нет комментариев