Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин район оешу уңаеннан теләчелеләрне, якташларын бәйрәм белән котлады.
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар! 1991 елның 28 ноябрендә Татарстан Югары Советы Президиумы Указы белән туган ягыбызның яңа тарихына нигез салынды. Тарих өчен 35 ел — мизгел генә. Әмма шушы кыска вакыт эчендә Теләче сынаулар аша үтеп, мөстәкыйль район буларак ныклап аякка басты һәм бүген республиканың тотрыклы үсештәге төбәкләре рәтендә лаеклы урын били.
Бу казанышларда районыбызны төрле елларда җитәкләгән фидакарь шәхесләрнең хезмәте бәяләп бетергесез:
Рим Ибраһим улы Зарипов (1991–1992)
Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин (1992–1999)
Илдар Мөхәммәт улы Низамов (1999–2011)
Илдус Фатыйх улы Зарипов (2011–2019)
Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов (2019–2024)
Без хөкүмәтебезгә, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга даими ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле.
Теләченең иң зур байлыгы - аның тырыш, булган, намуслы халкы. Районыбыз үсешенә керткән өлешегез һәм фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Киләчәктә дә яңа планнар, зур максатлар белән берлектә районыбыз үсешенә үз өлешебезне кертеп яшәргә язсын!
Кадерле дуслар! Безне туган җиргә мәхәббәт берләштерә. Алга таба да бердәм булып, яңа үрләр яуларга язсын! Һәр йортта иминлек һәм бәрәкәт булсын. Бәйрәм белән! Алга, Теләче!, – диелә котлауда.
Нет комментариев