Бәйрәм белән!
Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур.
Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып килә. Язмаларда – без белгән, янәшәбездә яшәгән, эшләгән хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар, дуслар, авылдашлар. Алга таба да аларның матур эш-гамәлләре, хезмәт уңышлары турында укып, болар – безнең район кешеләре дип сөенергә язсын. Хезмәттәшләремне, штаттан тыш хәбәрчеләрне һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм. Иҗади планнарыгызның тормышка ашуын, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын!
“Теләче” газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев