Бәйрәм котлавы
Х ө р м ә т л е м ә д ә н и я т хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз.
Бу көнне гомерләрен иң мөһим һөнәрләрнең берсе – халыкны агарту эшенә багышлаган кешеләр хөрмәтләнә. Мәдәният хезмәткәрләре һәрчак интеллигенция вәкилләренең иң алдынгы сафында булды, зыялылыклары, югары әхлаклы булулары белән үрнәк күрсәтте. Кешенең рухи халәте, милләт язмышы – мәдәният хезмәткәрләре кулында. Сез кешеләргә дөньяны матурлык аша танып белергә, сәләтебезне ачарга, ә яшьләргә тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсез. Гомерләрен халыкны агарту эшенә багышлаган, бигрәк тә район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарына ихтирамыбыз чиксез. Район мәдәният хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, өлкән райондашларыбызга карата игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларыгызга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев