Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балага үз үрнәгегез белән юлда үзеңне ничек куркынычсыз тотарга кирәклеген күрсәтегез

Балалар белән юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй көне була.

Өстәвенә, бу чорда велосипедчы балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Әйтик, күптән түгел генә, Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күрде. Квадроцикл рулендә 10 яшьлек бала булган. Мондый ачы хәсрәтләр булмасын өчен, балалар һәрчак әти-әни контролендә булсын иде! Балалар үлү – гаилә өчен зур фаҗига. Бу очракта без әлеге җаваплылыкның өлкәннәр өстендә булуын төгәл әйтә алабыз.

Ата-аналарга балага яктылык кайтаручы элементлар сатып алырга, аларның файдасы турында сөйләргә һәм бу файдалы аксессуар һәрвакыт үзе белән булсын өчен контрольдә тотарга кирәк.  Яктылыкны кире кайтаручы элементларны өлкәннәргә дә кулланырга кирәк, үзләренең шәхси үрнәгендә балаларга бу куркынычсыз гына түгел, матур һәм модалы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев