Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында чыгарылыш

25 май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында чыгырылыш кичәсе узды.

Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.

Балаларны бәйрәмнәре белән Теләчегә эш сәфәре белән килгән Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  һәм районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович да котлады, алар балаларга “Сау-сәламәт булып, 1нче сентябрь көнне сезне мәктәптә көтеп калабыз! Балалар, сезгә якты юл!”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев