Айдар авылында яшәүче Галия апа Абдулхакова үзенең туган көнен билгеләп узды - 95 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән якыннары, район җитәкчелеге дә тәбрик итте.
Яшьтән әнисез кала, ул вакытта бары икенче класста укый. Әтиләре сугышта вафат була. Тормышта ул югалып калмый, Казанга китеп балалар карый, җитен эшкәртү заводында хезмәт итә. Якыннарына булышып матур итеп гомер кичерә. Аның турындагы язманы тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз.


Нет комментариев