Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы А.Г. Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

Комиссия утырышында «БДД» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Л.И.Рафиков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.Х.Кәримуллин, Татарстан Республикасының Теләче районы буенча Yзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе катнашты.

Утырышта доклад белән Теләче муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Yзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында эш юнәлешләре буенча, АПК предприятиеләрендә техник тикшерү нәтиҗәләре, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, 2026 елның 7 аенда үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре турында аерым тукталып китте. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре каралды, аерым игътибар шәхси затларда техниканы техник карауга арттырырга чакырды. Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 7 аенда юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.


Нет комментариев