Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
33 яшь, иҗади сәнгать белән мавыгучы укучылар белем турында беренче документларын – мәктәпне тәмамлау турында таныклыкларын алдылар.
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үтүче бик күп чараларда актив катнаша, яшь талантлар республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар яулый, үзләрен таныта. Мәктәпнең үзендә дә әледән-әле тематик чаралар еш оештырыла. Сәләтне үстермәсәң, ул югала. Алга таба да әти-әниләр баланың талантын тоеп, аны үстерү өстендә эшләсен, сәнгать мәктәбендә белем алып, тагын да камилләштерү мөмкинлеге тудырсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев