БДИ тапшырдылар
10 нчы март көнне Теләче муниципаль районының 11 нче сыйныф укучылары БДИ тапшырып карады.
Оештыручылар белән бергә алар информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасында үткәрелә торган иң техник яктан катлаулы имтиханны тапшырдылар.
Аерым игътибар техник моментларга бирелде. Быелдан контроль-үлчәү материаллары имтихан үткәрү пунктларына бары тик Интернет челтәре аша гына киләчәк. Моннан тыш, бланкларны бастыру гына түгел, ә Сканерлау да аудиторияләрдә булачак. Бүген репетиция вакытында укучылар бланкларны тутыру, биремнәрне үтәү белән шөгыльләнә алдылар. Бу-дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан беренче, әмма әле соңгы тренировка түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев