Бишмәтемне сагынып. (Бер истәлек)
280
0
Бишмәт киеп үстек бездә- Көндез йөрдек гел киеп... Кич җиткәчтен аска җәйдек- «Булсын йомшак!»-диеп.
Аска булса,өскә яптык-
Күп нәрсәгә ярады...
Көтүлектә утта капты -
Әле ярый янмады.
Катар иде итәкләре-
Шакырдаган боз булып...
Мич төбендә киптергәндә,
Тора иде пар чыгып.
Күпне күрде ул бишмәтләр-
Язын җәйдек үләнгә..
Көтүләрдә җәеп яттык-
Чык кипкәнче үләндә.
Үтеп киткән балачакта -
Үсеп шәһәргә киттек...
Үсмер чакта "сырма "булды -
Аныда "юрган"иттек.
Әллә каян килеп керде -
Шытыр-мытыр курткалар...
Пәлтә кигән кеше күрмим-
Әллә инде куркалар.
Озын ,матур пәлтәләрне -
Кидек шәһәргә килгәч...
Якалары мехтан иде-
Охшатты әти күргәч.
Улда алып киеп йөрде-
Кунакка барган чакта...
Әмма никтер охшатмады:
"Йөк күтәргән күк арка "
Чормада күп җыела ,
Иске-москы,чүп-чарлар...
Искә төшеп кайчагында -
Кемдер,нәрсәдер барлар..
Иске кием арасыннан -
Таптым иске бишмәтне .
Алдым дагын ,уйга калдым -
Нишләтим бу хикмәтне ?
Күз алдымнан үтеп китте ,
Үткән балачакларым..
Бу ямаулы,иске бишмәт -
Истәлек, шул чакларнын.
Хәтеремдә, үсә төшкәч -
Кыскарды бит җиннәре...
Әнкәй мәрхүм җин "өстәде"-
"Охшатмас бу "-димәде.
Соры бишмәт ,зәнгәр җине-
Кемдә дәген булмады..
Шуны киеп үстем әле-
Бер оялып тормадым.
Рәхмәт әнкәй !-тегә иден-
Кепка,күлмәк,штаннар...
Мин шуларны киеп үстем-
Булмады сүз кушканнар.
Җәүдәт Мөхәмәтшин .09.03.2024 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев