Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында
Район яңалыклары

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2024 елның 20 ноябрендә 8:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

Әлеге ярдәм түбәндәге максатчан төркемнәргә керүче затларга карата гамәлгә ашырыла:ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Белгечләр:

Баш Белгеч – Гарипова Алия Илхам кызы;

Әйдәп баручы белгеч- Исламова Наиля Ринат кызы.

Сораулар кабул итү түбәндәге телефон буенча башкарыла: (884360) 2-16-83 (опека һәм попечительлек секторы), шулай ук түбәндәге адрес буенча шәхси кабул итү дә оештырыла: Теләче авылы, Ленина урамы, 46нчы йорт.(төшке аш вакыты 11:40-13:00 сәгаттә)


Нет комментариев