Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бөтенроссия Президент уеннарының региональ этабында катнаштылар

23-26 апрель көннәрендә Чаллы шәһәрендә, укучылар арасында, Бөтенроссия Президент уеннарының региональ этабы үтте.

Биредә 10 шәһәр командасы, 10 авыл мәктәбе командалары катнашты. Алар арасында, Теләче урта мәктәбенең, физик тәрбия укытучысы Рафил Хакимов җитәкчелегендә, 5 “А” сыйныфы укучыларыннан торган команда да бар иде. Алар барлыгы дүрт төр спорт ярышында үз көчләрен сынады.

Безнең укучылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: егетләр арасында 1 урынга Әмир Гиниятов, 2 урынга Илнур Галимов, 3 урынга Тагир Шигабиевлар лаек булды. Кызлар арасында Диләрә Насибуллина 3 урынны алды. Шулай итеп “Многоборье” ягъни күп төрле спорт төрләрендә команда 1 урында калды. Җиңел атлетика эстафетасы 1 урын, теоретик белемнән 3 урын,  хәрәкәтчән уеннарда
шулай ук команда 1 урынга лаек булды. Бадминтон ярышында Диләрә Якупова 1 нче урын һәмТагир Шигабиев 2 урынны яуладылар. Гомум нәтиҗәләрне исәпләп Теләче командасы Чемпион булды!

Шулай  итеп команда 7 сентябрдән алып 4 октябрьга кадәр Краснодар крае Туапсе шәһәрендә үтәчәк ярышларда Татарстан Республикасы данын яклыйячак. Команданы һәм тренерлары Рафил Рефат улын әлеге зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Алда торачак ярышларда зур җиңүләр теләп калабыз.

Шунсын да әйтергә кирәк, Рафил Рефат улы Хакимов җитәкчелегендә командалар Республика данын инде өченче тапкыр яклый. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев