Бу тәртипсезлеккә чик куярга вакыт
Җәй аена чыктыкмы, редакциягә, кайбер авыл җирлекләреннән “урамда сарыклар яки казлар йөри” дигән хәбәрләр еш килеп тора.
Чыннан да үземнең дә андый хәлгә тарыганым бар - авылның нәкъ үзәгендә кәҗә, сыер яки сарыклар иркенләп йөри, әйтерсең, көтүгә чыкканнар. Кеше капка төбендә үсеп утырган агач- куакларга, карап үстергән чәчәкләргә зыян салалар, урамнарны пычраталар бит, шунсы бигрәк ямьсез күренеш. Билгеле, килгән мөрәҗәгатьләр җавапсыз калмый: терлекләрнең хуҗалары кем икәнлеге ачыкланып, аларга кисәтү дә белдерелә, әмма терлекләр хаман да иркенләп урамда йөрүләрен дәвам итәләр. Аларның хуҗалары, үзләренә карата кырыс чаралар күрелмәгәч, терлекләрен көтүгә куып азапланмыйлар күрәсең.... Бу тәртипсезлеккә чик куярга күптән вакыттыр. Аннан соң, шунсы да бар, терлекләрен асат кына урамга куып чыгарырга өйрәнгән хуҗалар белеп торсын иде: сыер яки сарык кичен кире өегезгә әйләнеп кайтмаска да мөмкин бит. Беркемгә үпкәли дә алмыйсыз аннары... Терлек асрадыңмы, аның өчен җавап бирәсең - шул турыда онытмасагыз иде!
Зөлфия Ибраһимова.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев