Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә

Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.

Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм милләттәшләребез яшәгән һәр җирдә, шулай ук районыбызда да ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә. Туган тел безгә ана сөте белән сеңгән, безне берләштергән, бер гаилә, бер халык итә торган рухи байлык. Аның аша ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән без тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз.
2023 ел Республикабыз Рәисе Р.Н.Миңнеханов тарафыннан ”Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы” дип игълан ителде. Шуңа күрә туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга карата игътибар һәм ихтирам сүзләре тагын дә югарырак мөнбәрләрдән яңгырый.
Кадерле милләттәшләр, дуслар, барыгызны да Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән ихластан котлыйм. Халкыбыз “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Сау-сәламәт булыйк, туган телебездә аралашып, бәхет-шатлыкларда яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев