Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында 16 балага уку әсбаплары тапшырдылар
Район яңалыклары

Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында 16 балага уку әсбаплары тапшырдылар

Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында , 16 балага уку әсбаплары тапшырдылар.

Быел 9 малай һәм 7 кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларга район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, районның мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Госмановна, "Август -Теләче" агрофирмасының генераль директоры урынбасары Айдар Габделганиев мәктәп кирәк -яраклары бүләк иттеләр. Иганәчеләргә  зур рәхмәт! Ә укучыларыбызга саулык, тырышлык, ныклы белем туплауларын теләп калабыз!


Нет комментариев