Барлыгы биш команда көч сынашкан әлеге ярышның ачылыш тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашты.
Көн буе дәвам иткән кискен көрәштә Шәтке командасы Җөри кубогына ия булды. Олы Мәтәскә егетләре - икенче, Теләче командасы өченче урынны яулады. Олы Тиләҗе һәм Иске Җөри командалары дуртенче, бишенче урыннарны булеште. Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләклэрне Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков тапшырды. Шулай ук, аерым уенчыларга да истәлек бүләкләре бирелде.
Нет комментариев