Чисталык һәм матурлык бәйгесендә беренче катнашучыларыбыз да бар
Исегезгә төшереп үтәбез - предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча бәйгебез дәвам итә.
Бәйгенең беренче катнашучылары - Караширмә авылыннан Рәйлә- Сәйдәш Корбановлар белән Дамира - Ильдар Абдулиннар. Аларның гөл-чәчәкләргә күмелгән бакчаларын фотоларда күрә аласыз.
Хөрмәтле райондашлар, сездән дә гаризалар көтеп калабыз! Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз:
- «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге " - (1, 2, 3 урын);
- «Иң матур ишегалды " (1, 2, 3 урын);
- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын).
"Әле күбесе чәчәк атмады, соңрак килерсез", - дип озатып калды Караширмә авылының матурлык сөюче уңган хуҗабикәләре. Киләбез, әлбәттә!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев